Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Кукмара шәһәренең 1 нче "Каенкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ата-аналар һәм җитәкче (Малова А.С.) белән Яр Чаллы шәһәрендә узган "Икаренок" робототехника форумында катнаштылар. Безнең команда тәрбияләнүчеләрне профориентацияләүгә юнәлдерелгән иҗади проектын тәкъдим итте һәм форумда 1 урынны яулады.