Село-Чура авылы мәдәният йортында "Шушы яктан, шушы туфрактан без" диеп исемләнгән Аргыяк урамнары концерты булып узды. Бәйрәм концерты хатын-кызларыбызга, Җиңүнең 75 еллыгына, ТАССРның 100 hәм Кукмара районының 90 еллыгына багышланып уздырылды.