Боз сараенда 2019-2020 еллар сезонында авыл командалары арасында хоккей буенча турнирның финалы булды.

2020 елның 10 марты, сишәмбе

2020 елның 9 мартында Боз сараенда 2019-2020 еллар  сезонында авыл командалары арасында хоккей буенча турнирның финалы булды.

Ярышларда Адай, Аш Бузи, Зур Сәрдек, Урал, Чишмәбаш, Татарстан командалары катнашты.

Уен нәтиҗәләре буенча« Чишмәбаш «командасы-3, «Урал « командасы-2, «Аш-Бузи " командасы-1 урынны яулады. Номинациядә: «Иң яхшы һөҗүмче» - Нәҗипов Захир (Аш Бузи), «Иң яхшы сакчы» -Ганиев Абдулла (Чишмәбаш), «Иң яхшы капкачы» - Төхбәтуллин Рифат (Аш-Бузи),   «Иң яхшы уенчы»  - Йосыпов Илдар (Татарстан).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International