«ЭХО ВЕКОВ В ИСТОРИИ СЕМЬИ-ТАРИХТА БЕЗ ЭЗЛЕБЕЗ» ШӘҖӘРӘ БӘЙРӘМЕНЕҢ МУНИЦИПАЛЬ ЭТАБЫ СТАРТ АЛА

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

2019 елның 21 октябрендәге 190-од номерлы шәҗәрә бәйрәме турындагы боерык (ТР Дәүләт архивының 27.01.2020 ел, № 16-од номерлы үзгәрешләре белән) нигезендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»дигән шәҗәрә бәйрәме проектын башлап җибәрә.

Бәйрәм 3 этапта узачак: муниципаль, зона, республика.

Буыннар бәйләнешен саклауга, гаилә-туганлык элемтәләрен ныгытуга юнәлдерелгән бәйрәмдә барлык гаиләләр дә катнаша ала.

Конкурсантлар жюрига Шәҗәрә һәм традицион гаилә ризыгы презентациясе белән якты концерт номерын тәкъдим итәргә тиеш. Номер ирекле формада оештырыла: бию, җыр, театр куелышы һ. б.

Регламент бер гаилә командасына 10 минуттан артык түгел.

Бәйрәмнең муниципаль этабы 2020 елның 28 мартында Кукмара шәһәренең район мәдәният йортында 10.00 сәгатьтә узачак.

Конкурста катнашырга теләгән гаиләләр 2020 елның 23 мартына кадәр Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә гариза бирә алалар. Белешмәләр өчен Телефон: 2-60-73.

Конкурс шартлары белән тулырак сайтта танышырга мөмкин http://arhiv.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2242859.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International