“Сөйлим әнием телендә” шигырь укучылар конкурсы (6+)

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Балалар китапханәсе «Йолдызлык» балалар бакчасы белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышланган “Сөйлим әнием телендә” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрде. Конкурста Туембаш, Кошкино, Сәрдекбаш, Мәмәшир авылларының төрле яшьтәге балалар бакчалары балалары катнашты. Балалар китапханәсе  хезмәткәре Фирдания Закирова балаларны табигать, байлык, символика, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм Татарстан шәһәрләренең истәлекле урыннары белән таныштырды.

Балалар туган җиргә һәм туган якка багышланган татар шагыйрьләре Р.Миңнуллин, Р.Фәйзуллин, Р. Вәлиеваның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри яшь категорияләре һәм төрле номинацияләр буенча нәтиҗә ясады. Балалар китапханәсе исеменнән конкурста катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International