Югары Күзмис авылы китапханәчесе “Шундыкар” балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр өчен “Яз күперләре” дип исемләнгән танып-белү әңгәмәсе үткәрде. Балалар язгы айлар турында күп кенә кызыклы яңалыклар белделәр, табигатьнең яз көне ничек үзгәрүе турында сөйләштеләр, язгы табышмакларны рәхәтләнеп чиштеләр. Удмуртия язучысы Вениамин Ившинның «Паймытысь дуннен» (Гаҗәп дөньяда) китабы буенча, яз турында шигырьләр һәм хикәяләр укып, халык сынамышлары белән танышканнар.