2020 елның 14 мартында «Олимп» спорт мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Кукмара районының 90 еллыгына багышланган «Магистрат Кубогына» 2012 елда туган командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Казан шәһәренең «Ак Бүре», «Восток» Мари-Төрек, «Ягуар-1», « Ягуар-2», Кукмара командалары катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны – «Ак Бүре» командасы, икенче урынны- «Ягуар - 2», беренче урынны-«Ягуар-1» командасы алды. «Магистрат» кибете җитәкчесе Хурамшин Фәнил Наил улы һәм УДМС начальнигы Кашапов Илсур Шәрәфи улы призерларны котладылар, кубоклар, грамоталар һәм медальләр тапшырдылар.
«Иң яхшы капкачы» номинацияләрендә Вшивцев Ярослав («Восток»), «Иң яхшы һөҗүмче» - Гыйзятов Хәйдәр («Ак Бүре»), «Иң яхшы сакчы» - Егоров Радимир («Ягуар-2»), «Иң яхшы уенчы»- Шагеев Захир(«Ягуар-1») танылды. Тренер Сәйфетдинов Диас Фердинант улын командаларның җиңүе белән котлыйбыз.