2020 елның 15 мартында «Олимп» спорт мәктәбендә мөселман командалары арасында Кукмара мөхтәсибәте ярдәмендә хоккей буенча республика турниры булып узды. Ярышларда Яр Чаллы, Теләче, Кукмара, Түбән Кама, Әлмәт, Казан шәһәрләреннән командалар катнашты. Турнирның мәртәбәле кунаклары Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесе Гарифуллин Азат Харис улы, Кукмара районы имам –мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Кашапов Илсур Шәрәфи улы барлык катнашучыларга да яхшы спорт уеннары теләделәр.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Кукмара шәһәренең «Хыял» командасы, икенче урынны - Әлмәт шәһәренең «Әлмәт» командасы, беренче урынны - Казан шәһәре «Казан Нуры» командасы алды.