17 март көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче балаларга «Татарстан – безнең туган йортыбыз» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чара барышында балалар флагтагы төсләрнең нәрсә икәнен, гербтагы Барсның канатлары нәрсәне аңлата, Татарстан җирендә нинди елгалар ага, нинди шәһәрләр урнашканлыгын белде, аларның истәлекле урыннары белән һәм татар язучыларының китаплары белән танышты.