Чыннан да, нинди генә кунаклар килсә дә, горурланып сөйләрлек, күрсәтерлек эш-гамәлләребез, үз спортчыларыбыз, артистларыбыз бар. Бу юлы да сынатырлык булмады. Югары Чура авылында хуҗаларның сәламләвен тыңлаганда, татар, керәшен фольклор, бию коллективларының чыгышларын тамаша кылганда туган күңел күтәренкелеге кунакларны һәм очрашуда катнашучы кукмаралыларны көн буе озатып барды. Ригадан килгән Илдус абый Сабитов тапшырган күчтәнәчнең исеме җисеменә туры килде дияргә мөмкин. Латвия ипиен кемгә бирәчәген алдан белгән диярсең – вахитлеләр икмәген дә үстерәләр, итен-сөтен дә мул җитештерәләр, матур итеп ял да итә беләләр. 