Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә ай саен «Туган көнен билгеләп үтүчеләр көне» дигән бәйрәм чарасы уздырыла.

2020 елның 20 марты, җомга

Барлык балаларның яраткан бәйрәме-туган көн бәйрәме. Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә ай саен «Туган көнен билгеләп үтүчеләр көне» дигән бәйрәм чарасы уздырыла. Бүген, 2020 елның 19 мартында, чираттагы туган көн бәйрәме узды.

       Чара башында барысы да бердәм булып туган көнен билгеләп үтүчене бәйрәме белән котладылар, «Каравай» җырын башкардылар  һәм бүләкләр тапшырдылар.

       Шулай ук балалар өчен төрле күңел ачу бәйгеләре дә әзерләнгән иде.

Бәйрәм «Барбарики» биюе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International