Татарстан Республикасында нәселле терлекчелекнең торышы турында 21 мартта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 2 аенда республикада терлекчелек өлкәсендә акчалата керем 11,9 млрд.сум тәшкил иткән. Үсеш узган елның шушы чорына карата 9% тәшкил иткән. Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә бу чорда 221 мең тонна сөт савылган (+16,5 мең тонна) һәм 67,6 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән (+3,8 мең тонна).
Министр билгеләп үткәнчә, терлекчелекне нәтиҗәле үстерүнең төп факторы-тотрыклы нәсел базасын формалаштыру. Республиканың 24 муниципаль районында 74 нәсел заводы һәм репродуктор үз эшчәнлеген алып бара. Сөт терлекчелегендә 54 нәсел хуҗалыгы бар, аларда 60 меңнән артык сыер асрала. Нәселле сыерлар саны буенча Россия төбәкләре рейтингында Татарстан, Ленинград өлкәсеннән калышып, илдә 5,7% өлеше белән икенче урында тора. Алга таба Киров һәм Свердловск өлкәләре бара.
Марат Җәббаров сүзләренә караганда, республикада сыерларның 26% ы нәселле һәм 35% ы җәмәгать секторы сөтен җитештерә. Гомумән алганда, авыл хуҗалыгы формированиеләрендә узган ел 5847 кг сөт савып алынган,ә нәсел хуҗалыкларында-7620 кг. 2020 елга әлеге күрсәткечне 8 мең килограммга җиткерү бурычы куелган.
Министр искәрткәнчә, Биектау районында «Элита» нәсел предприятиесе эшли, ул республиканың сөт терлекчелегендә селекция-генетик эш үзәге булып тора. "Үгезләр орлыгының сыйфаты дөнья дәрәҗәсенә туры килә. Узган елда 1 млн. данәдән артык орлык җитештерелде һәм булган ресурсларны һәм "Элита" предприятиесенең орлык материалын кулланырга кирәк", – диде Марат Җәббаров.
2019 елда республикада 276 мең бозау алынган, ягъни 100 сыерга исәпләгәндә 83 баш бозау. Кама Тамагы, Минзәлә, Лаеш һәм Әлмәт районнарында хәл катлаулы. Министр хуҗалык җитәкчеләрен бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирергә чакырды.
Республика сыерларының өчтән бере шәхси хуҗалыкларда асрала. Бу секторда 2019 елда ясалма орлыкландыру 60% тәшкил итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу ел азагына 70% ка җиткерү бурычын куя.
Марат Җәббаров, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны ясалма орлыкландыру өлеше зур булган алдынгы районнарда терлек үрчетү буенча технологларның бөтен потенциалы файдаланылуын билгеләп үтте. Республикада республика программасы буенча төзелгән 126 участок ветеринария пункты эшли.
Шулай ук министр кыскача гына язгы кыр эшләренең барышы турында сөйләде. Якындагы ике атнада һава торышы туңган туфракта ашламалар кертү буенча эш алып барырга мөмкинлек бирә. Бүген 17 Район инде сайлап алып тукландыруга кереште, темплар үсәчәк. Марат Җәббаров искәрткәнчә, иртә тукландыру икътисадый акланган агроприем булып тора, бигрәк тә көзге культуралар бушаган урыннарда. Моннан тыш, дүшәмбедән кыр эшләрендә катнашучы машиналар комплексын кабул итү башлана.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, нәсел эше-терлекчелекне үстерү өлкәсендәге эшнең мөһим өлеше. "Биектау районында эшләгәндә мин бу мәсьәләләргә аерым игътибар иттем. Бу үзебезгә үстерергә кирәк булган ресурс. Моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Нәсел базасы, фән, белгечләр бар. Моны дөрес итеп кулланырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.
Татар версиясе яңалыклар: http://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1711691.htm
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте