«Демография» милли проектының «өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр диспансеризация, профилактик караулар, скрининглар үткәрү өчен районның медицина оешмаларына китерелә. 2020 елның агымдагы чорында диспансерлаштыруга 65 яшьтән өлкәнрәк өч йөз туксанлы ике пенсионер китерелгән.
Татарстан Республикасында Махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 19 мартындагы 198н номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының «Татарстан Республикасының авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны Татарстан Республикасы медицина оешмаларына халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәкләре автотранспорты белән китерүне туктатып тору турында» 2020 елның 21 мартындагы 184 номерлы боерыгы чыгарылды.
Ис.: «Тылсым " үзәге директоры урынбасары: и. г. Багавиева
Тел. 8(84364)2-84-37