Хөрмәтле Кукмара районы халкы!

2020 елның 31 марты, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирус таралуны кисәтү максатыннан республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. Әлеге катлаулы вәзгыятькә бәйле рәвештә сезгә мөрәҗәгать итәм. Бүген аның таралу тизлеге һәрберебезнең аңына бәйле. Мин барлык халыктан билгеләнгән режимны һәм чикләү чараларын үтәвегезне сорыйм.

Игътибарлы булыгыз: кулларыгызны ешрак юыгыз, маска киеп йөрегез, кешеләр белән тыгыз элемтәләрдән сакланыгыз, җәмәгать урыннарына бармагыз, гигиена һәм барлык саклык чараларын үтәгез. Ә инде бу тәкъдимнәрне үтәүчеләргә барысына да зур рәхмәт.

30 марттан 5 апрельгә кадәрге агымдагы атна эшләми торган атна дип игълан ителде. Хезмәткәрләргә хезмәт хакын саклап калачаклар. Районда барлык спорт секцияләре, балалар үзәкләре, кинотеатрлар, төнге клублар ябык, барлык концертлар, мәдәни чаралар һәм ярышлар гамәлдән алынган. Мәктәпләр дистанцион укуга күчәргә әзерләнә, балалар бакчаларында дежур төркемнәр оештырыла. Кибетләр, рестораннар һәм кафелар эше чикләнгән. Даруханәләр, азык-төлек кибетләре эшли. Кафе һәм рестораннар бары тик илтеп бирү һәм ризыкны чыгарып бирү режимында гына эшли. Дини чараларны оештыруда чикләүләр кертелде.

Шуны истә тотарга кирәк: коронавирус барыбыз өчен дә куркыныч. Әмма ул өлкән яшьтәге һәм хроник авырулары булган, түбән иммунитетлы кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч тудыра. Пенсионерларга мөрәҗәгать итәм: урамга чыкмаска тырышыгыз. Өй режимын үтәгез! Азык-төлекне, даруларны китереп бирү һәм башка проблемаларны хәл итү өчен 8 (84364) 2-84-37 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Яшьләргә аерым үтенеч. Бу көннәрдә мөмкин булганча шәхси аралашудан тыелыгыз, телефон яки интернет аша элемтәдә торыгыз. Бүген безнең төп бурыч – якыннарыбызны яклау. Өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар күрсәтегез, аларга катлаулы чорны кичерергә ярдәм итегез. Әгәр алар сезнең күршеләрегез, танышларыгыз булса, аларга көчтән килгәнчә ярдәм күрсәтегез.

Бүген барлык дәрәҗәдәге хакимиятләр илебездә коронавирус инфекциясенең массакүләм таралуын булдырмау өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин үз Указы белән россиялеләр өчен эшләми торган көннәр кертте, Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары белән чикләү чаралары кертелде, Кукмарада коронавирусны профилактикалау буенча оператив штаб булдырылды һәм эшли. Вәзгыять контрольдә тотыла.

Кадерле райондашларыбыз, без катлаулы чор кичерәбез, профилактика чаралары сезнең тарафтан аңлап кабул ителер дип өметләнәм. Мин ышанам, алар бик тә кирәк. Бары тик уртак көч белән генә коронавирус таралу куркынычын кире кага алачакбыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International