Рөстәм Миңнеханов эш көне булмаган балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгарды

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, апрель ае өчен акча кертүчеләргә яңадан исәплиләр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшләми торган көннәр чорында балалар бакчалары өчен абонент түләвен гамәлдән чыгарырга кушты. Бу хакта ул үзенең Инстаграмдагы битендә язган.

"Миңа әти-әниләрдән күп мөрәҗәгатьләр килә. Хөкүмәткә эшләми торган көннәр вакытында балалар бакчаларында абонент түләвен гамәлдән чыгарырга куштым. Бу чорда түләргә өлгерүчеләрнең барысына да яңадан исәп-хисап ясалачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! "Өйдә калыгыз", - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International