Татарстанда балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшен дәвам итәчәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның ата-аналарына һәм студентларга мөрәҗәгать итте. Ул 6 апрельдән дистанцион режимда укуның яңадан башлануы турында сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ»МА.
Аерым алганда, дистанцион режим республиканың 1402 мәктәбендә, югары уку йортларында, Урта һөнәри белем бирү оешмаларында узачак.
«Барлык сыйныфлар да, беренчедән 11-гэ кадәр, дистанцион режимда, дәресләрнең расланган расписаниесе нигезендә, уку планнарына туры китереп, программа үтәчәк. Укучылар һәм педагоглар төрле электрон платформалардан файдаланачак", - диде ТР Мәгариф һәм фән министры.
Ул республикада элеккечә үк ата-аналары эшкә чыгарга тиешле балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләячәк, дип өстәде.