Иртәгедән авылларга баручы автобуслар рейска чыга

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Алар авылларга иртән һәм төш вакытында барачак.

Иртәгә, 7 апрельдә, авылларга баручы автобуслар да үз расписаниеләре буенча рейска чыгачак. Бу хакта «Кукмара-Транс» оешмасы хәбәр итте.

Алар авылларга иртән һәм төш вакытында барачак. Кичке рейслар әлегә кичектерелә.

7 апрельгә Кукмара-Ташлы Елга маршрут автобусы расписаниесе: 05.30, 11.30

7 апрельгә Кукмара-Лельвиж маршрут автобусы расписаниесе: 05.20, 11.30.

Хәзерге вакытта Кукмара шәһәре буенча 1нче һәм 2нче номерлы автобуслар йөри. Автобуслар бәйрәм расписаниесе буенча хәрәкәт итә.

Тимер юл вокзалы тукталышыннан 2нче номерлы автобус расписаниесе:

 

7.05, 7.40, 8.05, 11.15, 11.50, 12.25, 15.45, 16.20, 16.55.

Металл савыт-сабалар заводы тукталышыннан 1нче номерлы автобус расписаниесе:

7.20, 8.00, 8.40, 11.20, 12.00, 12.40, 15.00, 16.00, 16.40

Үзгәрешләр булса, алдан хәбәр ителәчәк.

 

 

фото: «Кукмара-Транс»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International