Кукмара волонтерлары мохтаҗ гаиләләргә азык продуктлары алып барды

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

Җыелмада чәй, токмач, ярма һәм башка азык продуктлары бар.

#МыВместе ярдәм акциясе кысаларында Татарстанда иреклеләр төркеме булдырылды. Актив эшче яшьләрдән торган Кукмара волонтерлары үз-үзеңне изоляцияләү вакытында мохтаҗ булган гаиләләргә азык-төлек салынган пакетлар өләшәләр. Җыелмада чәй, токмач, ярма һәм башка азык продуктлары бар.

«Район буенча 52 волонтер эшли. Алар укытылдылар, барлык төр саклык чаралары белән тәэмин ителделәр. Волонтерларның грамоталы булулары, рус һәм татар телләрендә иркен аралашулары таләп ителә. Шулай ук транспорт мөмкинлекләре дә исәпкә алына», - дип ачыклык кертте район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина.

фото: Алсу Гатауллина/ «Хезмәт даны»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International