Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «белем бирү оешмаларында санитар-эпидемиологик чараларны көчәйтү турында» 13.03.2020 ел, № СК-150/03 хаты нигезендә Россия Федерациясе субъектларына белем бирү оешмаларында укучыларны дистанцион укыту формасына күчерүне оештырырга тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дистанцион укыту формасын оештыру кысаларында аз керемле гаиләләрдәге балаларга компьютер техникасы һәм гаджетлар (#отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу) белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү өчен хәйрия акциясе башлап җибәрде.
Татарстан Республикасының Теләсә кайсы кешесе, биләгән вазыйфасына һәм социаль статусына карамастан, аз керемле гаиләләрдәге балаларга хәлдән килгәнчә ярдәм итә һәм мәктәпкә компьютер техникасының запас (файдаланылмый торган) чараларын һәм дистанцион укыту шартларын булдыру өчен мобиль җайланмаларны китерә ала.