Районда коронавирус ачыкланган дигән мәгълүматны Кукмара үзәк дәваханәсендә кире кактылар

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Бүген мессенджерларда Covid-19 белән зарарлану турында хәбәр таралды.

Кукмара үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев Кукмарада коронавирус ачыкланган дигән имеш-мимешне кире какты. 

Мессенджерларда «Кукмарада коронавирус ачыкланган, урамга чыкмавыгыз сорала», - дигән ялган сүз тарала.
Руслан Димитриев әлеге мәгълүматның чынбарлыкка туры килмәвен әйтте.

«Бу мәгълүмат дөрес түгел. Бүгенге көндә районда 60 кеше карантинда утыра. Алар барысы да күзәтү астында. Коронавирус белән зарарланучылар юк», - диде ул.

Шуны әйтергә кирәк: эпидемия турында ялган мәгълүмат тараткан өчен җаваплылыкка тарту каралган.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларына караганда, бүген республикада коронавирус инфекциясенең 16 яңа очрагы расланган. 5 кеше дәваханәгә салынган, 11 кеше өйдә дәвалана. 
Казанда - 9, Яр Чаллыда - 4, Азнакай, Әгерҗе һәм Тукай районнарында берәр авыру кеше ачыкланган.
 

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Трудовая слава»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International