Кукмара районында 71 кеше карантинда

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар ачыкланмаган.

Кукмара районында 71 кеше карантинда. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә районда 71 кеше карантинда. Коронавирус инфекциясе йоктыручылар юк», - диде Руслан Димитриев.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 39 очрагы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International