Кукмара муниципаль район Башлыгы Рауил Шәйдәүләт улы Рәхмәтуллинның Яңа ел бәйрәме белән котлавы

2012 елның 28 декабре, җомга
Үтеп баручы елда районыбыз иҗади тормыш белән яшәде. Яңа йортлар, социаль объектлар елдан-ел күбрәк, сыйфатлырак итеп төзелеп, файдалануга тапшырыла. Металл савыт-сабалар, киез итек-киез комбинаты коллективлары продукция җитештерүне арттыра баралар. Авырлыклар булуга карамастан, авыл хуҗалыгы тармагында тотрыклылык саклана, маллар саны арта бара. Яңа хезмәт урыннары барлыкка килү, һөнәрчеләрнең, үз шөгылен булдыручыларның артуы, илкүләм программаларның эзлекле тормышка ашырылуы район халкының актив тормыш белән яшәве турында сөйли.
Районда ел дәвамында "Тарихи мирасны саклау елы" кысаларында күптөрле чаралар үтте, спортчыларыбыз, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларыбыз сокланырлык уңышка ирештеләр.
Киләсе елда бурычлар тагын да зуррак. Сезгә аларны тормышка ашыруда яңа уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, бәхет, сәламәтлек, озын гомер телим.
Яңа ел белән сезне, хөрмәтле райондашлар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International