КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

2020 елның 25 апреле, шимбә

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Аналитик һәм фаразланган мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Сетевая компания»ААҖнән кергән белешмәләр нигезендә төзелде.

1. Метеорологик фараз

Начар метеорологик күренешләр

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 2020 елның 26 апрелендә төнлә һәм көндез урыны белән көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 16-21 метрга кадәр (Казан шәһәрендә иртән һәм көндез 15-20 метрга кадәр) көчле җил көтелә.

2020 елның 26 апреленә

2020 елның 25 апрелендә 18 сәгатьтән 2020 елның 26 апрелендә 18 сәгатькә кадәр

Идел алды һәм Көнбатыш Кама буе буенча:

Болытлы.

Вакыты белән яңгыр.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, урыны белән көчәйгәндә 16-21 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +4..+8˚.

Көндез максималь һава температурасы +15..+18˚.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International