Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәрен билгеләү турындагы указга кул куйды.
Указ нигезендә, быел Ураза бәйрәме - 24 май, Корбан бәйрәме 31 июль көнне билгеләп үтеләчәк. Татарстанда Ураза һәм Корбан гаете эшләми торган бәйрәм көн булып санала.
Мөселман бәйрәмнәренең даталары «Ай календаре һәм гореф-гадәтләргә туры китереп» билгеләнгән, диелә документта.