КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы карарлары (2015 елның 9 апреле)
Аналитик һәм фаразланган мәгълүмат «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, «Сетевая компания»ААҖнән кергән белешмәләр нигезендә төзелде.
Метеорологик фараз
Начар метеорологик күренешләр
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән көнчыгыш районнарда 24 метрга кадәр.
2020 елның 9 маена
2020 елның 8 маенда 18 сәгатьтән 9 май 20 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез урыны белән кыска һәм уртача яңгыр, яшен.
Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10, көндез 7-12, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +12..+15˚,
көндез максималь һава температурасы +23..+27˚.