Гражданлык-патриотик аңын, кече Ватанга мәхәббәт, аның мәдәни һәм тарихи мирасын хөрмәт итү, Кукмара районы халкының иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру максатыннан, Кукмара балалар сәнгать мәктәбе видеоязмалар аша ТАССРның 100 еллыгына багышланган район видеороликлар конкурсы оештырды. Конкурска Кукмара районы һәм Татарстан территориясендә урнашкан табигый, мәдәни, тарихи һәм туристлык объектларының байлыгы һәм төрлелеге турында видеоэшләр кабул ителде.
Эшләр түбәндәге яшь категорияләре буенча кабул ителде:
- 12-15 яшь
- 15-17 яшь
- педагогик хезмәткәрләр, яшьләр оешмалары, яшүсмерләр-яшьләр клублары җитәкчеләре.
- гаилә командалары.
Конкурс нәтиҗәләре түбәндәгечә::
"Гаилә командасы" номинациясендә:" :
1 урын-Әхмәдуллиннар гаиләсе, җит. Әхмәтшина Римма Мирзаян кызы, Кукмара шәһәренең 1 нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасы;
"Педагогик хезмәткәрләр, яшьләр оешмалары, яшүсмерләр-яшьләр клублары җитәкчеләре. "
1 урын-Исмәгыйлева Гөлфия Рафис кызы, Кукмара шәһәренең 7нче "Кыңгырау" балалар бакчасы тәрбиячесе
3 урын - Насибуллина Илзилә Фәниз кызы, җит. Бигеева Фәния Габделфәт кызы, Кукмара шәһәренең 7 нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасы;
Конкурс нәтиҗәләре буенча 2 урын бирелмәде.