Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Алтын мирас - Алтын Мирас"Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивалендә катнаштылар. "Хореография" номинациясендә - "Кукмара" хореография коллективы - 1 дәрәҗә лауреат дипломы (җитәкчесе Вәлиуллина Л. Р.). "Мода театры" номинациясендә - "Voilok fashion" Мода театры шулай ук 1 дәрәҗә лауреат дипломын яулады. (җитәкчесе Гатина Г. И.һәм Вилданова М. М.). "Вокал башкару" номинациясендә - Фатхуллин Азат-2 дәрәҗә лауреат Дипломы һәм Хантимирова Рисана-3 дәрәҗә Лауреат (җитәкче Хөснетдинова Л. М.).