Унбишенче майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өч гаилә династиясен хөрмәтләделәр.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләр гаиләсе, үзләрен бары тик уңай яктан гына таныткан Динмөхәммәтов Марат Нургаян улы һәм Кәримова Алсу Хаҗимөхәммәт кызы -дурт ел, ә ире унсигез ел хезмәт куя.
Егерме ел эшләүче социаль эш буенча белгече Шәйдуллина Ленара Вилсор кызынын туганнары: аның әнисе Әлфия Зиннәт кызы Гарифуллина, унөч ел эшләгән һәм районның аз керемле халкына ярдәм итүгә зур өлеш керткән пенсионер, шулай ук Гарифуллин Марат Вильсор улы һәм Гыйлаҗиева Сурия Гыйният кызы эшләделәр.
Хезмәт династиясенең иң зур һәм хөрмәткә лаек атказанган ветераннары булып Насыйбуллина Рәсимә Максутовна, Мәхмүтов Равил Максутович, Мәхмүтов Әлфия Шәмсехәмәт кызы, Мәхмудова Дания Рәшит кызы тора. Алар хәзерге вакытта лаеклы ялда. Алар арасында үзеләренен унбиш елдан артык гөмерләрен өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйгә йөреп социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә бүлек мөдире һәм социаль хезмәткәр булып эшләгән шәхесләр бар.
Гаилә хезмәт династияләрен бәйрәм белән директор Нурсия Минивәкил кызы Мөбәрәкова котлады, аларга нык сәламәтлек һәм игелек теләде.