Республикада халыкара форум узачак

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Kazan Digital Week 2020 халыкара форумының төп идеясе булып белгечләрнең дистанцион форматта аралашуыннан мөмкин кадәр фәнни һәм икътисади нәтиҗәгә ирешү тора. Быелның 21-24 сентябрендә Татарстанда республика Министрлар Кабинеты Россия Хөкүмәте тарафыннан оештырылучы Kazan Digital Week 2020 халыкара форумы узачак. Бу хакта «Татар-информ» яза. Әлеге чараның төп идеясе булып белгечләрнең дистанцион форматта аралашуыннан мөмкин кадәр фәнни һәм икътисади нәтиҗәгә ирешү тора. Форумның программасы үз эченә панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләрне алачак. Шулай ук производстволар һәм лабораторияләргә техник турлар, Казан шәһәре буйлап экскурсия турлары, пилотсыз автомобиль үрнәкләре урын алган күргәзмә, Digital Superhero хакатоннарының җәйге сериясе финалын үткәрү каралган.  Kazan Digital Week халыкара форумының тематик юнәлешләре арасында интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр (ЭРТИКО – ИТС Европа ассоциациясе һәм «Илкүләм телематик системалар» концерны ярдәме белән), яңа заманның киберкуркынычсызлыгы, бизнеска интеграцияләнгән финанс технологияләре һәм инновацияләр экосистемасы кебек юнәлешләр бар.  Форум, анда теркәлү, катнашу һәм материаллар бастыру шартлары, шулай ук аудио- һәм видеоконтент модельләре белән kazandigitalweek.ru һәм kazandigitalweek.com сайтларында танышырга мөмкин. Kazan Digital Week халыкара форумы интеллектуаль транспорт системалары буенча I Үзәк-Көнчыгыш конгрессын әзерләү өчен төзелгән оештыру комитеты тарафыннан уздырыла. Covid-19 коронавирус пандемиясе дәвам итү шартларында конгрессны 2022 елга күчерергә карар кылдылар.
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/respublikada-khalykara-forum-uzachak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International