Россия Эшмәкәрләре көне белән!

2020 елның 26 мае, сишәмбе

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Эшмәкәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бүген кече һәм урта бизнес өлкәсендә 1300дән артык эшмәкәр эшли, район икътисадында мәшгуль 5 меңнән артык кеше хезмәт куя. Кече һәм урта бизнес муниципаль бюджетка салым керемнәренең 35% ын алып килә.
Сез зур үҗәтлек  белән, үз инициативагыз һәм чын энтузиазм белән икътисади киңлекне үзләштерәсез, тормышыбызның теләсә кайсы өлкәсендә үзегезне күрсәтәсез.
Быел без бәйрәмне катлаулы вакытта билгеләп үтәбез. Бүгенге вәзгыятьтә бизнеска авыр сынаулар бирелде. Эшмәкәр булу җиңел түгел, ә пандемия белән көрәш шартларында бизнеска тагын да күбрәк кыенлыкларны җиңәргә һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә.
Барлык кыенлыкларны да лаеклы башкарып чыгуыгызны, тагын да көчлерәк, ышанычлы, яңа казанышларга ирешүегезне телим.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм эшләрегездә уңышлар телим.

Кукмара муниципаль районы Башлыгы С.Д. Димитриев.

 

      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International