Кукмарада җәмәгать урыннарында рейдлар дәвам итә

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Тәртип сакчылары кешеләрнең битлек һәм перчаткаларын тикшерә. Бүген редакция хәбәрчесе хокук саклау органы вәкилләре белән Кукмараның берничә кибетендә булды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: сәүдә нокталары хезмәткәрләре дә, сатып алучылар да перчатка, маска кию режимын намус белән үти. Кукмара районының эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, закон бозучылар административ җаваплылыкка - 1 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр штрафка тартылачак, әмма бу беренче тапкыр эләгүчеләргә кагыла. Кабат тотылган очракта штраф күләме 45 мең сумга кадәр артачак. «Җәмәгать урыннарында, таксида битлек һәм перчаткалар кию мәҗбүри. Бүгенге көндә генә дә 9 беркетмә төзелде. Суд тарафыннан барлыгы 570 тәртип бозу каралды, аларның 54енә кисәтү ясалды, ә калганнарына төрле суммадагы штраф яный. Гражданнарның бу режимга җитди карауларын күрү сөендерә, хокук бозулар саны ике тапкырга кимеде», - диде ул.

Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International