Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Татарстанда Covid-19ның 60 яңа очрагы расланган. Кукмара районында соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның яңа очрагы ачыкланган. Татарстан буенча 50 яңа очрак расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә. Инфекция йоктырган 19 кеше хастаханәгә озатылган, калган 31 кеше өендә дәвалана. Чир йоктыручыларның күбесе Казанда – 23 кеше. Яр Чаллы шәһәрендә – 18, Түбән Кама районында – 3, Әгерҗе, Буа, Биектау, Кама Тамагы, Минзәлә, Кукмара районнарында – берәр кеше.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International