Кукмара районында ел башыннан 166 бала туган

2020 елның 3 июне, чәршәмбе

Май аенда малайларга Юныс, Умәр, Рамир, ә кызларга Риналия, Хадия кебек гадәти булмаган исемнәр кушканнар. Кукмара районында ел башыннан 166 сабый дөньяга килгән. Аларның 83е – малайлар, 83е – кызлар. Бу турыда Кукмара районының ЗАГС бүлеге хәбәр итте. Дөньяга килгән сабыйларның 46сы – гаиләдә беренче, 50се - икенче, 50се - өченче, 12се – дүртенче, 7се – бишенче булып туган. Ә бер бала гаиләнең җиденче нарасые. Май аенда малайларга Юныс, Умәр, Рамир, ә кызларга Риналия, Хадия кебек гадәти булмаган исемнәр кушканнар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International