Кайбер райондашларыбыз арасында басу-кырларны таптап, юл ясап йөрүчеләр бар, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы. Быел районда 52780 гектар мәйданда язгы чәчү эшләре башкарылды, көзге культуралар 6800 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә аларда бөтен агротехник чаралар башкарылды: тырмаланды, өстәмә тукландырылды. Игеннәр матур гына күтәрелеп килә. Болар барысы да – зур чыгымнар һәм күп көч сорый торган эшләр. Әмма кайбер райондашларыбыз арасында басу-кырларны таптап, юл ясап йөрүчеләр бар. Бу бит икмәкне кимсетү белән бер! Хөрмәтле райондашлар, бер-беребезнең хезмәтен хөрмәт итик. Исән-сау булып, кырлардан мул уңыш җыеп алырга язсын. Илдар ГАББАСОВ, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы