"Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне" акциясе

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның мәгълүматлылыгын арттыру максатларында 2020 елның 18 июнендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «ачык ишекләр» көне үткәрелә, ул Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Кукмара районы, Кукмара ш., Ворошилов ур., 28, тел. 2-72-05.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы (Covid-19) таралуны кисәтү максатларында эшкуарларны бердәм "Ачык ишекләр" көнендә кабул итү 2-72-05 телефоны буенча алдан язылып булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International