Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Авылның киләчәге анда яшәүчеләр кулында
2013 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Һәр авыл үз проблемалары һәм күнегелгән тәртип белән яши. Бу ике җирлектәге авылларны райондагы иң нык, бай торак пунктлар исәбенә кертергә мөмкин. Чөнки халкы һөнәрле, эшлекле: итек басалар, төзелеш материаллары җитештерәләр, балта эшләре, алып-сату белән шөгыльләнәләр. Моннан тыш, Зур Сәрдек авыл җирлегендә халык суган һәм башка төр яшелчәләр үстерә, күпләп мал асрый. Узган ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларда барлыгы 522,9 миллион сумлык продукция җитештерелгән, бер хуҗалыкка исәпләгәндә 532 мең сум акчалата керем алынган. Шуңа йорт саен җиңел һәм башка төр техника булуына гаҗәпләнерлек түгел. Соңгы ике елда гына да гомуми мәйданы 2250 квадрат метр булган 25 йорт төзелгән.
-Халыкның үз көнен үзе күрергә сәләтле булуы авылларның төзеклегендә, аларның яшәү рәвешендә дә чагыла, - диде район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, әлеге җирлекләрнең тормыш-көнкүрешенә бәя биреп.
Тормыш бер урында таптанмый - узган ел да социаль объектларга, юлларга ремонт ясалган, чишмәләр, күперләр төзекләндерелгән. Авыл халкы азык-төлек, көнкүреш товарларына мохтаҗлык кичерми хәзер: шәхси кибетләр гөрләтеп сату итәләр. Рухи азык турында да онытмыйлар: төрле мәдәни чаралар, бәйрәмнәр үткәрелеп тора. Шул ук вакытта борчыган мәсьәләләр дә юк түгел. Зуркукмаралылар заманча мәдәният йортына мохтаҗ. Узган ел биредә шәхси йортлар төзү өчен 700 җир кишәрлеге бирелгән, ул урамнарга су, газ, электрүткәргечләр сузарга, юллар салырга кирәк. Ә Зур Сәрдектә балалар бакчасында сабыйлар өчен урыннар җитми, әти-әниләр аларны башка авыллардагы бакчаларга йөртергә мәҗбүр. Бу мәсьәләләрне хәл итү районның киләсе еллардагы эш планына кертелгән, үз чираты белән алар хәл ителми калмас. Авылларны саклап калу өчен анда социаль объектларның һәр төре булып, халыкка хезмәт итүе кирәк. Ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар. Мәчет булып та, аңа халык йөрмәсә, мәдәният йорты булып та, ул буш торса, яшьләр тәртипсезлек кылып йөрсә, гореф-гадәтләр онытылып, эчүчелек чәчәк атса, мондый авылның да киләчәген өметле дип булмый. Әнә, наркомания элек күбрәк шәһәрләргә хас күренеш иде. Хәзер аны авыл җирендә кулланучылар булуы турында да ишетәбез. Кайда эчүчелек, наркомания - шунда җинаятьчелек чәчәк ата дигән сүз. Зур Сәрдектә үткән җыелышта чыгыш ясаган район прокуроры Минемулла Нәҗипов та бу хакта басым ясап үтте:
-Безгә тәрбия мәсьәләсенә игътибарны тагын да көчәйтергә кирәк. Шулай ук негатив күренешләргә битараф калмасак иде. Җинаять кылынгач, аның сәбәбен, кайдан килеп чыгуын эзләүдән файда юк, аны булдырмый калу өчен тырышырга кирәк. Монда халыкның да актив булуы, үзенең гражданлык бурычын үтәве мөһим, - диде ул.
Матди байлык белән рухи байлык тәңгәл килгәндә генә яшәвебез мәгънәле булыр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
апрель, 2026 ел
Боз сараенда авыл җирлекләре Спартакиадасының хоккей буенча финал уеннары булып узды
2026 елның 11 апрелендә боз сараенда авыл җирлекләре Спартакиадасының хоккей буенча финал уеннары булып узды.
Инструктор-методист Надежда Закирова укучылар арасында «12 апрель –Космонавтика көне» темасына әңгәмә үткәрде
2026 елның 10 апрелендә инструктор-методист Надежда Закирова укучылар арасында «12 апрель –Космонавтика көне» темасына әңгәмә үткәрде.
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Тимераякта фигуралы шуу буенча «Биектау Кубогы» классификация ярышлары һәм фестивале узды
2026 елның 11-12 апрелендә Биектау авылында тимераякта фигуралы шуу буенча «Биектау Кубогы» классификация ярышлары һәм фестивале узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз