«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында»

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба – министрлык) 2020 елның 26 июнендә 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында Җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Чарада ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе һәм ТР Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.

Сезне түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны җәлеп итү максатларында чара турында мәгълүматны таратуыгызны, шулай ук аларның видеоконференциядә катнашуларын оештыруда ярдәм күрсәтүегезне сорыйбыз. Әлеге тематикага караган сорауларны министрлыкка, мөмкин булганча, 2020 елның 23 июненә кадәр, электрон почта адресына алдан җибәрүегезне сорыйбыз Kseniya.Martochkina@tatar.ru к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International