Кукмарада «Хәтер шәме» акциясе онлайн-форматта узачак

2020 елның 19 июне, җомга

Фотоларны социаль челтәрләрдә үз профилеңдә урнаштырырга мөмкин булачак. Эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, «Хәтер шәме» акциясе Кукмарада онлайн-режимда узачак. 22 июнь төнендә район халкына Бөек Ватан сугышында Ватанны саклаган солдатлар  истәлегенә шәм белән балконга чыгарга яки үз йортыңның тәрәзәләрендә кәрәзле телефон фонарьларын кабызырга тәкъдим ителә. Янган «Хәтер шәме» фотосурәтләрен социаль челтәрләрдә #Свечапамяти75 һәм #Мыпомним хештеглары белән урнаштырырга мөмкин булачак. Онлайн форматта акциядә Россия Федерациясенең Хәтер көне сайтында катнашырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International