“Рассвет” хуҗалыгында семинар-киңәшмә үткәрелде. Чарада катнашучылар “Рассвет” хуҗалыгының иген кырларын карадылар, Югары Күзмис авылында яңа төзелә торган мегафермада эш барышы белән таныштылар. Әлеге ферма 1500 савым сыерга исәпләнгән, ул заманча саву заллары белән җиһазландырылган булачак. Ферма хуҗалыкка сөтлебикәләрнең санын тагын 500 башка арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә “Рассвет”та 1000 баш савым сыер исәпләнә.
Фото: Ризилэ Корбанова