Кукмара район Советы Президиумы Кукмара район Советының егерме өченче сессиясен 25 гыйнварда 9.00 сәгатьтә Кукмара район Советының утырышлар залында чакырырга карар кылды.
Сессиядә карау өчен түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителәчәк:
1.Биш елга төзелә торган участок сайлау комиссияләре составына кандидатлар турында; 2.Кукмара муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр проекты турында; 3.Кукмара муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең эштә үзләрен тотуларына карата таләпләрнең үтәлешен һәм мәнфәгатьләр конфликтларын көйләү буенча комиссияләр турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр проекты турында; 4. "Кукмара муниципаль районының 2013 елга һәм 2014, 2015 елларның планлы чорына бюджеты турында"гы Кукмара район Советының 19.12.2012 елгы 169 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында; 5.Төрлеләр.