Татарстан Президенты күп балалы гаиләләргә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бүләкләр тапшырды

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Чара Казан Кремлендә узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ»МА. Тантана Казан Кремлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан узды. Гаилә институтын ныгытудагы хезмәтләре һәм балалар тәрбияләгән өчен Балтач районыннан Булат һәм Фирая Зыятдиновлар «ата-ана Даны» орденына лаек булдылар. «Ана даны – Материнская слава» медальләренә Апас районыннан Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районыннан Сөмбел Гайфетдинова һәм Татьяна Сидорова, Баулы районыннан Елена Козлова, Сарман районыннан Ландыш Нуриева, Тәтеш районыннан Наталья Романова, Азнакай районыннан Гөлнара Фәттахова лаек булдылар. Алар барысы да биш яки алты бала тәрбияли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International