Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Көрәшчеләр сабан туе
2013 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Тышта көйдереп ала торган гыйнвар суыгы. "Ялкын" спорткомплексында гайрәтле ирләр, егәрле яшь-җилкенчәк, елдам бала-чага гөр килә. Әнә, кояштай балкып, район сабантуйларының 14 тапкыр баш батыры калган Нурсил Галиев килә, үзара бәйрәм белән котлашып, яшьлекләрендә мәйдан тоткан олпат ир-батырлар Рәмис Фәхретдинов, Мәгъсүм Нуриев, Таһир Әхкәмов, Нурислам Галимбәков, Хәким Насыйров, Наил Газизуллин, Расим Шаһиев, Миннерахман Ваккасов, Факил Вәлиуллин, Ринат Галимуллин, Илдар Хәбибуллиннар ашыга. Спорт белән гомер буе дус булган Артур Зәкиев, Рамил һәм Фәнил Хәсәновлар, Рафис Нәкыйпов та - бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары.
Район Башлыгы призына икенче ел рәттән үткәрелә торган милли көрәш турниры һич арттырусыз бәйрәм булды. Хикмәт аны район мәдәният йорты үзешчән артистларының тантаналы төстә зәвыклы программа белән башлап китүләрендә генә түгел. Артур Зәкиев әйтмешли, сабантуйда да моның кадәр затлы көрәшчеләр барысы бергә җыйнала алмый. Ә бүген - кемнәр генә юк! Йөзләгән көрәшче алты сәгать буена көрәшеп, гаҗәеп тамаша ясадылар.
Бәйгене район сәнгать осталары Роза Тимеркина, Резеда Кузьмина һәм Рәшит Бакировлар әзерләгән бию ансамбльләре башлап җибәрде. сабантуй күренешләрен, егетләрнең ут чыгарып, кызларның күңелләргә очкын чәчеп биюләрен, вокаль ансамбльләрнең җырларын тамашачылар тын да алмый сокланып карадылар, ашыга-ашыга видеотасмаларга, фоторәсемгә төшерделәр. Бәйгене ачу тантанасы спорт темпында, ялыктырмыйча бер тын белән барды.
Татарстанның атказанган тренеры Нуретдин Зыятдинов тезгән парадны кабул итеп, район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткән 2012 елда районыбыз спортчыларының уңышларын санап, Россия, Татарстан бәйгеләрендә Кукмара данын уңышлы яклауларын билгеләп үтте. Чыннан да, ут уйнатып эшли дә, ярышларда катнашып җиңә дә, күңелле итеп ял да итә белә, иманлы булып динен дә тота безнең халык. Рауил Шәйдәүләт улы 2012 елда спортта ирешкән уңышлары белән котлап, Олыяз көрәшчеләре остазы Илсур Нәҗмиевка һәм Кәркәүч көрәшчеләре остазы һәм милли көрәш буенча республика чемпионы Илгиз Әхмәтгалиевка район Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Көрәш тугыз үлчәү категориясендә бик кискен барды. Ике келәмдә барган бәйгене тамашачылар кичкә кадәр аерыла алмый йотлыгып карады. 100 килограммлы үлчәү категориясендә Зөлфәт Гарифуллин белән Ринат Дәүләтшин, 90 килограммлы үлчәүдә Фәһим Кадыйров белән Рөстәм Газизуллиннар вакыт чыккач та бер балл алу өчен әле күпме алыштылар...
-Мондый матур көрәшне күптән күргән юк иде, республика бәйгесеннән һич тә ким түгел. Туктала гына күрмәсен бу бәйге - нинди яхшы оештырылган бит! - дип, сөенеп утырды районыбызның милли көрәш аксакалы Нурсил Зиннәт улы. - Көрәш ветераннарын чакырып бик дөрес эшләгәннәр - каян күрер идең әле яшьтәшләр-көрәштәшләрне?!
Моңарчы яшьләр арасында көрәшеп чыныккан Ринат Җәләев, Ринат Дәүләтшин, Зөлфәт Гарифуллиннар - теләсә нинди бәйгедә пьедесталның беренче баскычына менәргә лаеклы икәнлекләрен күрсәттеләр. Адай егете Ринат Хәйруллин авыр үлчәүдә Фәнил Исмәгыйлевка лаеклы алмаш үсеп килүен ачык сиздерде.
Бәйге тәмам. Район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин (ул әле районның атказанган спорт остасы, район милли көрәш федерациясе рәисе дә), спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Ягъфәр Зыятдинов, Татарстанның атказанган тренеры Илдар Хәбибуллин, ике тапкыр Россия чемпионы, Россиянең спорт мастеры Нурсил Галиевлар призлы I-II-III урыннар яулаган түбәндәге көрәшчеләргә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм медальләр тапшырдылар:
60 кг.
Илсур Гыймадетдинов (Байлангар).
Илнур Бәдретдинов (Олыяз).
Рамил Хәкимҗанов (Олыяз).
65 кг.
Динар Фәттахов (Олыяз).
Рамис Исрафилов (Кукмара).
Роберт Фәтхрахманов (Ядегәр).
70 кг.
Фирдүс Гаязов (Олыяз).
Зөлфәт Фатыйхов (Ядегәр).
Ришат Дәүләтшин (Олыяз).
75 кг.
Илгиз Әхмәтгалиев (Кәркәүч).
Разил Мифтахов (Олыяз).
Әнис Гәрәев (Байлангар).
80 кг.
Марсель Бикмөхәммәтов (Зур Сәрдек).
Нәфис Галиев (Олыяз).
Инсаф Хәйруллин (Зур Сәрдек).
85 кг.
Фарис Билалов (Зур Сәрдек).
Инсаф Маликов (Олыяз).
Айдар Исхаков (Ядегәр).
90 кг.
Фәнис Кадыйров (Сәрдекбаш).
Рөстәм Газизуллин (Зур Кукмара).
Ринат Җәләев (Байлангар).
100 кг.
Илмар Шәймәрданов (Кукмара).
Илфат Хәбибуллин (Зур Кукмара).
Зөлфәт Гарифуллин (Кукмара).
Югары үлчәү
Фәнил Исмәгыйлев (Ядегәр).
Руслан Газизуллин (Зур Кукмара).
Ринат Хәйруллин (Зур Сәрдек).
Командалар арасында зачетта Олыяз командасы район Башлыгының Күчмә Кубогын быел да үзләренә алып китте. Икенче урында - Ядегәр, өченчедә - Байлангар җирлекләре командалары.
Тиздән үтә җаваплы бәйге - герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге халыкара көрәш бәйгесе. Кукмара көрәшчеләре, шәт, сынатмаслар.
А.САБИТОВ. Ф.ЗӘЙНУЛЛИН фотолары
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
апрель, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз