Күп фатирлы яңа йорт яки социаль объект куллануга тапшырылу район өчен истәлекле вакыйга булса, аларның хуҗалары өчен бу - аеруча зур сөенеч. Күптән көтелгән хыял тормышка ашты бит - ниһаять, фатир ачкычлары кулда! Поселогыбызның Гафиятуллин урамында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән программа кысаларында сафка баскан чираттагы яңа йортның ишекләре ачылу да 18 гаиләгә шатлык алып килде.
Әлеге программа кабул ителгәч, районыбызда 502 ветеран яшәү шартларын яхшырту буенча чиратка баскан иде. Бүгенге көнгә 465е яңа фатир белән тәэмин ителгән яки йорт-җиренә ремонт ясалган.
Г.ШӘРИПОВА. Ф.ЗӘЙНУЛЛИН фотолары