Җәйге чорда Кукмараның Комсомол мәйданында мәдәни чаралар оештырылачак

2020 елның 18 июле, шимбә

Чаралар чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә үткәреләчәк. Җәйге чорда Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында мәдәни чаралар оештырылачак. Бу хакта район Мәдәният йорты Инстаграмында хәбәр ителә. Чәршәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә 21.00 сәгатьтә ачык һавада кинофильмнар күрсәтеләчәк. Җомга көнне 20.00 сәгатьтә «Бергә биибез» флешмобы оештырылачак. Шимбә көнне 20.00 сәгатьтә - «Җәйнең җырчы йолдызлары» концерт – күңел ачу кичәсе, 21.00 сәгатьтә - «Строго по центру» төркеме, Нократ
Аланы шәһәреннән килгән музыкантлар һәм җырчылар чыгышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International