лагерь тормышыннан бер көн

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Иртәнге линейкада балаларга «Коррупциягә ЮК дип әйт», «Антитеррор» темасына багышланган профилактик әңгәмә ткәрелде, соңыннан аларга төрле ситуатив кейслар бирелде, балалар бу биремнәр буенча дорес карар кабул табарга тырыштылар .

Линейкадан соң "Форд Боярд"уенының икенче туры узды. Бу турда отрядлар яшерелгән хэзинә эзләделәр . Җиңүне «Белки» командасы яулады.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган курсәтмә конкурсы узды. Киностудияләр үзләренең чыгышларында маршировканың мәҗбүри элементларын курсәттеләр , сугыш еллары җырларын башкардылар .

Кичке чара булып Экомода «Чәчәк феериясе» булды. Киностудияләр кул астындагы әйберләрдән оригиналь костюмны ничек итеп ясаганнарын һәм бу киемнәрне кайда кулланырга икәнен аңлаттылар.

Кичә тематик дискотека - "Косплей"белән тәмамланды. Иң актив биючеләргә йолдызчыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International