«Водотехносервис»ның чираттагы рейд вакытында закон бозулар теркәлмәде

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Үз йортлары белән яшәүчеләрнең күбесе эш көннәрендә өйдә туры килмәгәнлектән, торак коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре белән берлектәге рейдны шимбә көнне, кичке якта да дәвам иттек. Бу юлы  Шаһвәли Башкиров, Киндеркүл авылының Насыйбуллин урамнарында булдык.  Контролерлар Гөлназ Хуҗина, Наталья  Гайнетдинова, су белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Тимур Ивановлар Кукмараның ничек “сулаганын”, дөресрәге, су белән кемнең ничек файдаланганын инде биш бармаклары кебек беләләр. Кайсы йортта су куллану өчен исәпләгеч куелган, кемнәр норматив буенча түли  - барысыннан да алар хәбәрдар. Исәпләгеч куелган хуҗалыкларның күбесендә булып, хуҗалары белән аралашырга туры килде. Алар әйтүенчә, соңгы елларда су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаган. Бик эссе көннәрдә генә торбаларда су басымы кимегән. Рейд барышында шундый фикергә килдем:  Кукмара халкы хәзер судан законсыз төстә, ягъни төрле алдау юллары кулланып файдаланмый. Чөнки кайсы гына хуҗалыкка керсәк тә, андыйларга тап булмадык.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International