Кукмарада бикле фатирдан хәле начарайган хатын-кызны коткарганнар

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Әлеге хәл шәһәрнең Тимер юл урамында була. Кукмаралы бикле фатирда берьялгызы була. Бу турыда Кукмара районының 117нче янгын-коткару частеннән хәбәр иттеләр. «19 июльдә сәгать 20.50дә янгын-коткару частенең телефонына район эчке эшләр бүлегеннән шалтырату булды. Анда фатир ишеген ачарга кирәклеге турында хәбәр иттеләр», - дип сөйләделәр районның янгын-коткару частендә. Фатир эчендәге хатын-кызның хәле начарая, ишек тышкы яктан бикләнгән була. Коткаручылар фатир ишеген кисеп ачалар. Хатын-кызны медицина хезмәткәрләренә тапшыралар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International