24 июльдә кич белән һәм 25 июльдә көндез Кукмара районында урыны белән яшен булуы, җилнең тизлеге 15-18 м/с җитүе ихтимал. 25 июльдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Төнлә явымнар күренми. Көндез урыны белән яңгыр явуы, яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, 5-10 м/с, урыны белән 13м/с, яшен вакытында 15-18 м/с җитәргә мөмкин. Төнлә белән һаваның минималь температурасы +9..+14˚. Көндез һаваның максималь температурасы +22..+25˚. Үзегезне саклагыз, игътибарлы булыгыз!