"Камера, мотор! Бүген "Нараткай" сәламәтләндерү лагеренда 2 көн «Камера, мотор!» исеме астында утте. Отрядлар үзләренең логотипларын, отряд почмакларын күрсәттеләр. Лагерь һәм вожатыйлар белән танышу өчен квест-уен үткәрелде. Командаларны берләштерү максатыннан «Гостемания»уены үткәрелде. Кичке чара "Интуиция"тамашасы булды. Әйтемнәр буенча отрядлар режиссерларның аерым үзенчәлекләрен белергә тиеш иде.
Кич белән отрядлар арасында баттл форматында дискотека булды.
Барлык чаралар да социаль дистанцияне үтәп уза.