Нараткай лагеренда "Muz.TV"

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

Бишенче көн

Лагерда балалар үзләренә яңа дуслар табалар , вакытны күңелле үткәрәләр .

”Нараткай” лагеренда түбәндәге чаралар үткәрелде:

  • Отрядлар популяр музыкаль клипларга пародияләр ясадылар.
  • «Битлек» конкурсында балалар үзләрендә актерлык  талантларын ачтылар.
  • Кичке чарада лагерь директоры Әмир Гомәрович "Яңа Нараткай" турында презентация күрсәтте. Балалар әйдаманнар коче белән төшерелгән  «Мин сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән видеоролик карадылар.
  • Отрядлар кичке учак янына җыелып, гитара астында лагерь җырлары җырладылар. Барлык чаралар да социаль дистанцияне үтәп уздырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International